Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каразирек урта мәктәбенең 1-4 нче классларында Уңыш бәйрәме үтте

8 нче октябрь көнне Каразирек урта мәктәбенең 1-4 нче классларында Уңыш бәйрәме үтте.

Бәйрәмнең беренче өлешен (традиция буенча) 3 класс укучылары әзерләде һәм алып барды. Алар көз, икмәк турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Икенче өлешендә һәр класс яшелчә турында шигырь, җыр, мәкаль-әйтемнәр,ничек үстерү, тәрбияләү турында җентекләп сөйләделәр. Яшелчәдән әзерләнгән ризыклардан күргәзмә оештырылды. 4 нче класс укучыларының бәрәңгедән ясалган ризыклар күргәзмәсе бик бай иде. 2 нче класс укучылары "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә 1 нче класс укучылары ,әле яңа гына мәктәпкә килүләренә карамастан, кишер турында кызыклы мәгълүматлар укып ишеттерделәр. Күргәзмәгә Валиева Алия алып килгән зур кабакка барысы да исләре китеп карады. Рәхәтләнеп уеннар уйнаганнан соң, балалар бәйрәмне мул табын янында дәвам иттеләр. Шундый матур табын әзерләгән әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез.

Бәйрәм азагында һәр класс төрле номинациядәге грамоталар белән бүләкләнде.Укучылар бәйрәмдә алган тәэсиратлары турында озак фикерләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев