Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп яны лагерендагы ял озакка истә калыр

Быел мин дүртенче сыйныфны тәмамладым һәм дүртенче тапкыр мәктәп яны лагеренда ял итәм.

Лагерьда традицион күнегүләр, линейка, ярышлар, хезмәт тәрбиясе һәм башка чаралар үткәрелә. Моннан тыш, быел без мәдәният йортында бәйгеләр, дискотека үткәрдек, кинофильмнар карадык, анда үткән нарасый чагыбызны искә алып, балалар бакчасында булдык. Мин спорт ярышларында, китап укуда, рәсем төшерүдә актив катнаштым. Минем өчен иң күңелле вакыйга - Яңа Каразиреккә һәм Урыссу бистәсенә - Универсиада уты эстафетасына сәяхәт булды. Яңа Каразиректә клуб мөдире Зөлфия апа Гафиятова безне ачык йөз белән каршылады, күп төрле чаралар үткәрде, чәй белән сыйлады. Универсиада утын каршылау аеруча дулкынландыргыч булды, эстафетада безнең әйдаманыбыз да катнашты. Без куандык һәм аның белән горурландык, өйләребезгә спорт белән шөгыльләнүне көчәйтергә кирәк дигән фикер белән әйләнеп кайттык.
Лагерьда безне шулай ук тәмле һәм тулы кыйммәтле итеп ашаттылар. Анда үткән бер ай күңелле һәм файдалы узды. Яңа очрашуларга кадәр, "Ак каен!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев