Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район мәктәпләр яны лагерьларында бик күңелле.

Өстәмә белем бирү педагоглары мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар белән көн саен төрле уеннар үткәрәләр.

Балалар иҗаты үзәге методисты Алсу Галиева мәгълүматларына караганда, малайлар һәм кызлар "Рекордлар китабы" исеме астында оештырылган ярышларда бик теләп катнашканнар, аларның һәрберсе күтәренке кәеф һәм бүләккә ия булган. Көннәрнең берсендә лагерьларда киң таралган бәйрәмнәрнең берсе - Нептун бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәмнең максаты балаларның сәламәтлеген ныгытуга, аларда күзәтү, уйлау, тапкырлык сәләтләре үстерүгә, уен формасында сәламәт яшәү рәвешенә омтылуга, уртак эшчәнлек процессында коллективта сәламәт мохит булдыруга нигезләнгән. "Төп - кәеф чыганагы" чарасы күңел күтәрүдә, коррекцияне, шулай ук фантазияне үстерүдә менә дигән чара булган. "Энергия" стадионында "Җитезләр, кыюлар, елгырлар, осталар" спорт эстафетасы узган. Әлеге команда уены барышында балалар бергә эш итәләр, шул рәвешле алар бергәләп хәрәкәт итү һәм җитезлек күрсәтү мөмкинлеге алалар. Уен барышында Урыссу гимназиясе җиңү яулый, икенче урында - коррекцион мәктәп, Урыссуның икенче санлы мәктәбе өченче булса, өченче санлы мәктәп дүртенче урынга калган. "Гайдарка" балалар мәйданчыгында оештырылган шахмат турнирында малайлар һәм кызлар үз хәрәкәтләрен истә калдырырга, чагыштырырга, нәтиҗәләрне алдан күрә белергә өйрәнгәннәр. Шахматлар, шулай ук, балаларда зиһенне туплый белү һәм зирәклек кебек яхшы сыйфатлар тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев