Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ютазы мәктәбендә “Дублер көне” уздырганнар

Күптән түгел безнең мәктәптә "рәхәт" көн - Үзидарә көне узды.

Без, укучылар, укытучыларыбыз өчен һәрвакыт ниндидер гадәти булмаган яңалык ясыйсыбыз килә. Нәкъ менә шуның өчен "Дублер көне" уздырырга карар ителде. Мәктәптә әлеге көнне үткәрү инициаторы - безнең 11 сыйныф булды, ә унынчы сыйныф укучылары, әлбәттә инде, безне хупладылар. Мәктәп директоры белән киңәшләшкәннән соң, без әзерлек эшен башладык: предметчы-укытучылардан алда торган дәресләр темаларын өйрәндек, дәресләрне уздыру буенча укытучыларыбыздан консультацияләр алдык, расписание төзедек. Эш барышында кайбер катлаулылыклар килеп туды, әмма бер-беребезгә ярдәм кулы сузуыбыз аркасында, без аларны җиңеп чыктык.

Без иңнәребезгә бөтен җаваплылык йөге төшүен яхшы аңлый идек, шуңа күрә бу чарага җентекләп әзерләндек. Минем уемча, дәресләр үткәрүгә әзерлек һәм аларны үткәрү югары дәрәҗәдә оештырылды. Дублерлар укучыларга белем бирергә тырышып кына калмадылар, укучылык тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. Көн ахырында "хезмәттәшләрем" бераз арыган һәм гаҗәпкә калган иделәр. Без, парта артында утырганда, әлбәттә, педагог эше гади түгеллеген аңлый идек, әмма бу дәрәҗәдә катлаулы хезмәт икәнлеген күз алдына да китермәгәнбез...

Мәктәптә үзидарәне оештыру шактый катлаулы. Аның каравы, безне, өлкән сыйныф укучыларын, уртак максат берләштерде. Аның уңышы өчен әлеге зур йөкне алган һәркем җаваплы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев