Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Акбаш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы узган

    Март ае башында Акбаш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы узган.

    Өченче сыйныф укучылары, әйтик, тематик линейкада "Математика кайчан барлыкка килгән һәм моңа нәрсә сәбәп булган", "Исәпләү тарихы" турында хәбәрләр белән чыгыш ясаганнар. Башлангыч сыйныфлар җитәкчесе Тамара Валиулова җитәкчелегендә "Әниләр өчен сувенир" иҗади остаханә эшләгән, "Яраткан әниемә" рәсемнәр бәйгесе оештырган. Аның хезмәттәше Раушания Инсапова рус телен яхшы белүчеләр турниры һәм тизлеккә уку буенча олимпиада үткәргән. Педагог оештыручы Резеда Газизуллина татар дискотекасы оештырган. Атнаны йомгаклап, укытучы Дания Вәлиәхмәтова җитәкчелегендә укучылар аналарга багышлап музыкаль монтаж күрсәткәннәр, ә кызлар өчен "Супер укучы" тапкырлар һәм шаяннар клубы уздырганнар. Башлангыч сыйныфларда белем алучылар, шулай ук, авыл мәдәният йортында ата-аналарга багышланган бәйрәм концертында да чыгыш тотканнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: