Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балалар Думасы яңа составта район башлыгы белән очрашты

    Күптән түгел район башлыгы Рөстәм Нуриев үз бүлмәсендә яшьләрнең актив өлешен - Балалар район думасы әгъзаларын кабул итте.

    Яңа составтагы беренче очрашу танышу характерында үтте. Шул ук вакытта район башлыгы укучыларның игътибарын эш планы төзү мөһимлегенә юнәлтте. Нәкъ менә әлеге документта укучыларның бурычлары һәм теләкләре язылырга тиеш, чөнки алар район яшьләренең (шул исәптән, сыйныф һәм мәктәп) делегатлары да булып тора. План пунктларының берсендә, мөгаен, Дума әгъзаларының район һәм республика буенча сәяхәт итү теләкләре чагылыр. Ноябрьдә, Балалар район думасы утырышы барышында документны ратификацияләү күздә тотыла. Дума вәкилләре зур өстенлеккә ия: алар район яшьләрен кызыксындырган сорауларны район башлыгына җиткерә ала. Моннан тыш, алар үз фикереңне барысы да ишетерлек итеп чагылдырырга мөмкинлек бирмәгән, һәркемдә була торган комплексларны яшьтән җиңәргә өйрәнәләр. Идеалда, әлбәттә, Дума составына авылдашларының мәнфгатьләрен җиткерә алган яшь буын вәкилләре һәр авыл җирлегеннән дә кертелергә тиеш. Чөнки авылның, тулаем районның киләчәге җитәкчеләр, белгечләр, эшчеләрнең бүгенге буынына алмашка киләчәк яшьләргә бәйле. Районнан читкә, мегаполисларга махсус урта һәм югары уку йортларында белем алу өчен генә барып кайтырга кирәк. Аннары төбәгебез үссен һәм чәчәк атсын өчен армый-талмый эшләргә.

    Ял паркында вай-фай урнаштыру, район хакимиятендә дублер көне уздыру, буш вакытны үткәрү өчен яшьләр үзәге зарурлыгы - дума әгъзалары әлеге һәм башка сорауларны район башлыгына җиткерделәр. Рөстәм Нуриев, үз чиратында, яшьләр игътибарын элекке бала тудыру йортында сәнгать мәктәбе ачу перспективасына юнәлтте, анда ял итү ноктасын булдыруны карарга мөмкин. Әмма сүз гомуми туклану өстәлләре турында бармый. Яшь организм энергиясен татлы ризык ашап утыруга түгел, башка мавыгуларга - сәяхәтләргә, спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтергә тиеш, дип ассызыклады Нуриев. Күптән түгел урта гомуми белем бирү мәктәпләренең ни өчен төп мәктәпләргә күчерелүләре турында сорауга ул чыгарылыш сыйныфына кадәр укучының бер мәктәптә калу теләген аңларга була, диде. Әмма! Беренчедән, районның барлык мәктәпләре дә бер укытучыга укучылар саны туры килмәве сәбәпле, урта мәктәпләр статусында эшли алмый. Икенчедән, башка мохитка эләгүдән куркырга кирәкми. Коллективны алмаштыру характерны ныгыта, коммуникатив сәләт формалаштыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: