Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Директорлар киңәшмәсе узды

    Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә мөһим сораулар каралды.

    Киңәшмә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Нуриев рәислегендә узды. Балалар иҗаты үзәге директоры урынбасары Э. Зәйдуллина үзәк үсеше буенча чыгыш ясады. Ул кыскача аның эшчәнлегенә тукталды, үткән киңәш-мәдә әйтелгән тәкъдимнәрне күздә тотып, Программага кертелгән үзгә-решләр, өстәмәләр белән таныштырды. Чыгыштан соң, башкарма комитет җитәкчесе Р. Нуриев: "Читтән карап кына үзәк эшчәнлегенә, иҗат потенциалына бәя биреп булмый. Шуңа да, биредә балалар иҗатын үстерүдә билгеле та-ләпләр бар. Балалар белән эшләргә, сәләт-ләрен ачыкларга ярдәм итәргә кирәк", - дигән фикерен белдерде.
    Киңәшмәнең көн тәртибендә икенче сорау - мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру буенча ветеринар-санитар таләпләрне саклауны контрольдә тоту максатыннан, мәктәп һәм бакчаларда үткән тикшерү йомгаклары белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе А. Гәрәев чыгышы тыңланды. Аның сүзләрен-нән күренгәнчә, тикшерү вакытында норматив документлар буенча кимчелекләр булса да, бүгенге көндә алар инде бетерелгән. Дөрес, кайбер мәктәп-ләрдә һәм балалар бакчаларында өстәмә суыткычлар алу зарурлыгын билгеләде. Районның мәктәп-кәчә мәгариф учреждениеләрендә рациональ туклану соравын мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече В. Орехова яктыртты. Балаларыбызның сәламәтлеге һәм үсеше туклануны дөрес оештырудан тора, дип башлады ул сүзен. Бүгенге көндә районда 20 мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе исәпләнә. Балалар бакчалары - 20, балалар саны - 1068. Балалар кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бер балага туклану быел 1 яшьтән 3 яшькә кадәр - 57 сум 13 тиен, 3 яшьтән 7 яшькәчә - 72 сум 79 тиен тәшкил иткән. Киләсе, 2012 елга 1 яшьтән 3 яшькәчә - 61 сум 08 тиен, 3 яшьтән 7 яшькәчә - 77 сум 70 тиен булыр дип көтелә. Балалар менюсында ризыклар төрләндерелгән булырга һәм санитар таләпләргә туры килергә тиешлеге ассызыкланды. Чыгыш ясаучы кухня җиһазлары, инвентарь белән тәэмин итү соравын да читләтеп узмады. Бу сорауга килгәндә, диде башкарма комитет җитәкчесе Р. Нуриев, кухня өчен җиһазлар һәм инвентарь алу өчен акчаны дөрес итеп бүләргә кирәк.
    Мәктәп укучыларын республика олимпиадаларына әзерләү соравы буенча мәгълүмати-методик үзәк директоры Ф. Сәлимова җыелучылар каршында чыгыш ясады. Республикада үтәчәк олимпиадаларга кадәр районнарда аларның муниципаль этабы уза. Быел ул 20 фән буенча 14 ноябрьдән 2 декабрьгәчә үткән. 7-11 сыйныфларда укучы 573 укучы катнашса, аларның 56-сы җиңүче, 37 - призер. Иң яхшы нәтиҗә Урыссуның 3 санлы мәктәбендә, 21 җиңүче һәм 14 призер. Ютазы урта белем бирү мәктәбендә - 12 җиңүче һәм 9 призер, Урыссу гимназиясендә - 7 җиңүче, 4 призер, Иске Урыссу урта белем бирү мәктәбендә - 7 җиңүче, 4 призер. Чыгыш ясаучы сүзен дәвам итеп, 2012 елның 11 гыйнварыннан укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы башланачагы турында белдерде. Безнең районнан анда 50 укучы катнашачак. Хәзерге вакытта олимпиадаларга әзерләнү алып барыла. Физика, химия, биология фәннәре буенча әзерләнү максатыннан "Костер" республика сәламәтләндерү-укыту үзәгендә (ТРның Биектау районы) 8 җиңүче "Академия успеха" сменасында белемнәрен күтәрәләр. Шулай ук Октябрьский шәһәренең Уфа дәүләт нефть университеты филиалының информатика, математика кафедрасы укытучысында шөгыльләнүчеләр бар. Кыскасы, һәр мәктәптә олимпиадаларга ныклы әзерлек бара.
    Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары С. Абрамов Урыссу бистәсендә укучыларның бассейнга йөрүләре уңаеннан чыгыш ясады. Бассейнга йөрүчеләр санын арт-тыру зарурлыгын билгеләп, Рөстәм Нуриев: "Физик шөгыльләнүдән һәм бассейнга йөрүдән сәламәтлеккә бары файда гына. Моннан курыкмаска кирәк", - дип ассызыклады.
    Район мәктәпләрендә дару үләннәрен җыюны оештыру соравы буенча мәгариф бүлеге начальнигы Г. Сафиуллина чыгышы тыңланды. Ул Мамадыш районында мәктәпләрдә укучыларның дару үләннәрен җыюы оештырылуы хакында сөйләде. Әлеге матур үрнәкне районда кулланып, урыннарда район кулланучылар берләшмәсе белән килешү төзеп, мәктәп укучыларының акча эшләү мөмкинлеге барлыгын белдерде. Дару үләннәрен җыюны хәтта кыш аеннан башлау мөмкин икән (каен бөресен инде җыярга була). Һәр мәктәп өчен кирәкле мәгълүматлар бирелде, материал таратылды. Рөстәм Мидхәтович әлеге сорауга тукталып: "Урманнарыбыз корыган агачлар белән тулган, дару үләннәрен таптыйбыз. Аны чистарту җир-анабыз өчен бер яктан файда булса, икенчедән дару үләннәре - кеше сәламәтлегенә ярдәм. Кайсы мәктәп күбрәк җыя икән, игътибарсыз калмаячак", - дип белдерде. Район кулланучылар берлеге рәисе Р. Гайнетдинов, тагын Мамадыш районына тукталып, мәктәп укучыларының бу изге ният белән шө-гыльләнүләрен билгеләп, бер генә мәктәпнең 70 меңгә якын акча эшләвен әйтеп узды. Мәктәпләр өчен премия системасын да кертәчәкбез, дип ышандырды. Бирсен Ходай!
    Киңәшмә җанлы һәм эчтәлекле узды. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре соңыннан үзләрен борчыган сорауларны да күтәрделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: