“Дубравушка” балалар белән хушлашты
Күптән түгел "Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагере стеналарын ял итүчеләрнең өченче сменасы калдырып китте.
Өч смена дәвамында барлыгы 260 укучы ял иткән. Юлламаларны сату планы 100 процентка үтәлгән - алар соңгысына кадәр сатып алынган. Тагын сигез бала "Дубравушка" каршындагы "Горизонт" палатка лагеренда онытылмаслык көннәр үткәргәннәр. Тиздән лагерьда яңа туклану блогы төзү башланачак. Инде шушы атнада ук республиканың баш инвестицион-төзелеш идарәсендә подрядчы расланды. Быел туклану блогының төзелеш-монтаж эшләренә 5 млн сум файдалану каралган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз