Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Идел Болгарстаны турында Димтамак укучыларының иҗади эше республика конкурсында призлы урынга лаек булды

    Димтамак мәктәбеннән сигезенче сыйныф укучылары "Меңъеллык сәяхәт. Яки гүзәл Болгарстан иле" иҗади эшләр конкурсында катнашты.

    Аның төп бурычы булып Идел Болгарстанының серле тарихын өйрәнү тора. Әйтик, безнең район укучыларының "Ибн Фадланның Идел Болгарстанына сәяхәте" темасына коллектив эше икенче урынны яулады. Конкурс призерлары төркем белән интерактив программага керүгә яки (сайлау буенча) "Эрмитаж-Казан" үзәге буенча экскурсиягә билетлар кабул итеп алды, - дип хәбәр итте иҗат төркеме җитәкчесе Гөлнара Шәйгоманова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: