Урыссу мәктәпләренең урта сыйныф укучылары бөек Ленинның туган көнен билгеләп үттеләр.
Район мәдәният йорты мәйданына зур булмаган митингка җыелган балалар пролетарийлар сыйныфы җитәкчесенең биографиясен искә төшерделәр, аның турында шигырьләр, җырлар башкардылар. Чарада район җитәкчелеге, педагог-ветераннар катнашты. Буын вәкилләре Владимир Ленин һәйкәленә чәчәкләр куйдылар!