Урыссу гимназиясендә эш күләме зур. Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, графиктан күпмедер калышуны куып җитү планлаштырыла. Хәзерге көндә монда тәрәзәләр, бүлмәара ишекләр алыштырыла, җылыту системасы үткәрелгән. Кәрәкәшле, Димтамак, Акбаш, Урыссу 2 санлы һәм 4 санлы мәктәпләрдә, Кәрәкәшле һәм Подгорный балалар бакчаларында подрядчикны билгеләү бара. Ютазы балалар бакчасында һәм Урал мәктәбендә эшкә август башында тотыначаклар. Димтамак һәм Иске Каразирек балалар бакчаларында, Дим-тамак, Кече Урыссу, Иске Урыссу, Ютазы һәм Урыссу 3 санлы мәктәпләрендә ремонт тулысынча төгәлләнде.