Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тисә - тиенгә, тимәсә - ботакка

    Җәмгыятьтә мәктәпкә битараф караш арта, укытучының абруе төшә. Укучыларга әхлакый һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү арткы планга күчә. Ни өчен? Кем гаепле? Урыссуның 2 санлы мәктәбендә узган семинарда ике буын педагоглары әлеге сорауларга җавап эзләделәр.

    Гаеп бер яклы гына булмый. Ул, гадәттә, атта да, тәртәдә дә була. Әлбәттә, гуманлылык, вөҗданлылык, шәфкатьлелек кебек әхлакый сыйфатлар кими баруга тәрбия эшләренең игътибардан читтә калуы, "чиле-пешле" демократия үр-нәкләре йогынты ясый. Бу исә ахыр чиктә җәмгыятебезнең рухи яктан таркала баруына китерә. Кеше кыйбласы рухи яктанмы, физик яктанмы, бушый төште исә, ул "туфта", "пипец", "фигня" кебек деградацияләнгән сөйләшү "стиле" белән генә тулыланып калса, бер хәл, әлеге бушлыкның миһербансызлык, җенси йөгәнсезлек, җинаятьчелек белән тулылануы да бик ихтимал. Ничек кенә булмасын, табигать бушлыкны яратмый.
    Яшь буынны тәрбияләү системасының юкка чыгарылуы белән рухи һәлакәт барлыкка килүен бүген ветеран-педагоглар да, яшь укытучылар да, мөгаен, танырга мәҗбүрдер. Эчтәлеген бөтен кеше дә канәгатьләнерлек камил дип тапмаган совет чорында, начармы, яманмы, эзлекле тәрбия системасы булдырылган иде. Ясле-бакчадан алып, мәктәп, урта һәм югары уку йортларында белем алган яшь буын мәктәпкәчә тәрбия, октябрятлар, пионер, комсомол оешмалары, олы тормыш сукмагына чыккач, хезмәт коллективы, профсоюз һәм, ниһаять, партия комитеты йогынтысы астында яшәде. Үзгәртеп кору елларында әлеге система тар-мар ителде, ә аңа алмашка килердәй системаны тәкъдим итүче булмады, һәм ул бүген дә юк дәрәҗәдә.
    Балаларның рухи кыйбласыз үсүендә өлкән буын педагоглары - Зоя Глушкова, Валентина Воробьева, Рима Муллагалиева субъектив сәбәпләрне дә атадылар. Мәктәпләрдә тәрбия эшенең бик күпкә сүлпәнләнүен алар конкрет мисалларда чагылдырдылар. Мәктәпләрне исемләп тормыйча, без дә берничәсенә тукталабыз. Әйтик, уку йортларының берсендә эшләүче укытучы үз шәкертләре белән Бөек Ватан сугышы ветераны янына килергә вәгъдә иткән. Карт солдат яшь буын вәкилләрен үзенә күрә әзерләнеп көтеп торган. Әмма кунакка килүче булмаган. Дөрес, дөнья булгач, төрле хәл чыгуы ихтимал. Укытучы авырып китәргә яисә аның кичектергесез проблемасы туарга мөмкин. Әмма ул нинди генә очракта да мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итәргә, ахыр чиктә хезмәттәшеннән ярдәм сорарга тиеш иде. Яисә торак пунктларның берсендә яшәүче зур мәртәбәгә ия шәхес янына мәктәп укучылары җыелган. Әлеге якташыбызны бәйрәм белән котларга районның җә-мәгать оешмалары вәкилләре дә килгән. «Сез әлеге авылдашыгыз турында нәрсәләр беләсез? Аның белән горурланасызмы?"- дип балалардан сорадык, ди Зоя Васильевна. Яшь буын бер кәлимә сүз дә әйтә алмаган. Димәк, аларда туган авыллары, хөрмәт казанган, җирдә якты эз калдырган якташлары турында мәгълүмат тупланмаган. Ә бу исә сыйныф сәгатьләрендә ватанпәрвәрлек, әхлакый тәр-бия бирү чараларының "тисә - тиенгә, тимәсә - ботакка" кебегрәк үткәрелүе турында сөйли, дип ризасызлыгын белдергән З. Глушкова, мәктәпләрнең хәтта ватанпәрвәрлек темасын үз эченә алган бәйгеләрдә дә актив катнашмавын хәбәр итте.
    Кешене мәхәббәт кенә кеше итә. Юк, сүз җенси якынлык турында бармый. Сүз ананың балага, баланың анага, укытучының укучыга, укучының укытучыга карата җылы хисләре турында бара. Әле кайчан гына мөгаллим сүзе кыйммәткә ия, аның сүзенә, фикеренә колак сала, аның белән килешә торган чорда яшәсәк, бүген әлеге хис-тойгылар, карашлар тамырдан үзгәрде, дип семинарны дәвам итте В. Воробьева. Бүген мәктәп бусагасын атлап кергән балалар арасында буйсынмас характерга ия укучылар барлыгын ачыклыйсың. "Оясында ни күрсә, очканында шул була", дигән мәкальгә каршы итеп, "Талны яшьтән бөгәләр" дигән әйтемне куярга була. Әлеге фикерне алга сөргән өлкән педагог яшь коллегаларын тәрбия эшен әти-әниләрдән башларга чакырды. Бөтен башлангычларның башы анадан башлана. Шәфкатьле, ярдәмчел, акыллы кеше тәрбиялик дисәк, әти-әниләр белән берләшергә кирәк. Чөнки җир йөзендә кешедән дә куркынычрак һәм көчлерәк җан иясе юк, дип басым ясады Валентина Михайловна. Ул балаларга әхлакый-рухи тәрбия бирүдә календарьдагы бәйрәмнәргә һәм даталарга да таянырга киңәш итте. Матурлык көне, шәфкатьлелек көне, мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне, аналар көне... Аларның һәрберсе кеше күңелендә йомарланып та, таҗларын ача алмаган чәчәкне матур итеп атарга мәҗбүр итә алырдай яхшы сыйфатлар хасил итәргә сәләтле. Ә моңа ирешү өчен бик күп эшләргә кирәк. Ә бу юнәлештәге эшне укытучылар күпмедер дәрәҗәдә үз-ләреннән башларга тиеш, дип әңгәмәгә кушылды Р. Муллагалиева. Әлбәттә, идеал кеше булмый, әмма аңа омтылырга кирәк. Укытучыдан үз белемен тулыландыру өстендә даими эшләү таләп ителгән кебек, ул үз этика һәм этикетын да күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Парта арасындагы түше тирән ачылган яисә билдән кыска кофта кигән укытучыны күзләгән баланың күңеле далада була. Яшь буынны тәрбияләргә алынган укытучы тыйнак, җыйнак киеме белән генә түгел, сабырлыгы, гаделлеге, зирәклеге, итәгатьле сөйләшә, хөрмәт белән тыңлый белүе белән дә үрнәк булырга тиеш. Рима Кәрим кызы да үз чыгышын коры сүзгә генә аударып калдырмады. Бүгенге мәктәп тормышында күзәтелгән бернинди дә этикага туры килми торган фактларны мисал итеп китерде.
    Ахырда шуны әйтергә кирәк, семинар бик мәгъ-нәле һәм эчтәлекле узды. Ул бүгенге мәктәп коллективларын тәнкыйть итүгә генә кайтып калмады, өлкән буын педагоглары укытучылар эшчәнлегенең "рухи торгынлык" кичерүенә борчылуларын белдерделәр. Әлбәттә, остазларын тыңлаган яшь буын укытучылары арасында акыллы фикерләрне көн-дәлекләренә теркәп баручылар, йөзләренә караганда, анализлап утыручылар да булды. Шул ук вакытта семинар программасы басылган кәгазьгә бер гамьсез рәсем төшереп утырган укытучы да бар иде арада.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: