Җәмгыятьтә мәктәпкә битараф караш арта, укытучының абруе төшә. Укучыларга әхлакый һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү арткы планга күчә.
Ни өчен? Кем гаепле? Урыссуның 2 санлы мәктәбендә узган семинарда ике буын педагоглары - район мәктәпләренең тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, ветеран-педагоглар З. Глушкова, В. Воробьева, Р. Муллагалиева конструктив диалог аша әлеге сорауларга җавап эзләделәр.