Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Укытучыларны аттестацияләү башлана

    Белем бирү учреждениеләрендә 3 сентябрьдән педагогларның аттестациясе башланды.

    Бу көнне мәгълүмати-методик үзәк методистлары тарафыннан укыту семинары - "2012 елның икенче ярты еллыгында дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләре педагогик хезмәткәрләренең аттестацияләрен уздыру буенча аттестацион процедураларның оештыру аспектлары" темасы буенча практикум уздырылды. Моннан тыш, 7 сентябрьдә Лениногорскта предметчы-укытучылар БДИ-БРИ форматында тестлаштыру узачаклар. Безнең районнан анда 27 укытучы катнашачак. Аларга уңыш теләп калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: