Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучылары робот техникасы буенча Бөтенроссия Робот техникасы олимпиадасының республика этабында җинде

    Май ахырында Казанда балалар техник иҗатына ярдәм һәм аны үстерү буенча муниципаль берәмлекләрнең II республика фестивале узды. Фестиваль - ул төрле районнардан техник иҗат белән шөгыльләнүче укучылар һәм яшьләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен мәйдан. Күргәзмәдә безнең балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре әзерләгән һәм җыйган "Минем кече Ватаным", "Җиңүнең 70 еллыгы",...

    Май ахырында Казанда балалар техник иҗатына ярдәм һәм аны үстерү буенча муниципаль берәмлекләрнең II республика фестивале узды.


    Фестиваль - ул төрле районнардан техник иҗат белән шөгыльләнүче укучылар һәм яшьләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен мәйдан. Күргәзмәдә безнең балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре әзерләгән һәм җыйган "Минем кече Ватаным", "Җиңүнең 70 еллыгы", "Балалар уенчыгы" темасы буенча экспонатлар тәкъдим ителде.

    Авиамодельләштерү, робот техникасы, уйлап табучанлык һәм конструкторлаштыру, авто- һәм авыл хуҗалыгы техникасы, 3D-модельләштерү, агачны эшкәртү, тегү эшләнмәләре буенча барлыгы ике йөздән артык экспонат тәкъдим ителде. Район укучылары робот техникасы буенча Бөтенроссия Робот техникасы олимпиадасының республика этабында катнашты. Анда Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Ильяс Вилданов беренче урынны алды, шул ук мәктәптән Альберт Абдуллин - икенче (җитәкче Ленар Вәгыйзов).

    Барлык фестивальдә катнашучылар һәм педагоглар сертификатлар белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: