ТР Президенты Р. Миңнеханов, җәйге чорда Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонт буенча зур эшләр башкаруны һәм аларны сентябрьгә кадәр тәмамлау мөһимлеген күздә тотып, ремонт үткәреләчәк белем бирү учреждениеләрендә язгы каникулларны уздырмаска тәкъдим итте. Капиталь ремонт программасына эләккән гимназия укучыларының әти-әниләре гомуми җыелышта бу тәкъдимне кабул иттеләр, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегендә. Дәресләр 10 майдан соң туктатылыр, дип фаразлана.