Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Өйрәтү процессы җайга салынган

    Өйрәтү процессы җайга салынган 124 санлы Ютазы һөнәри училищесы районда аның тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылган бердәнбер уку йорты булып тора. Ютазы авылында 30 елга якын элек Баулы 82 санлы авыл һөнәри-техник училищесы Ютазы зонасы хуҗалыклары ихтыяҗлары өчен белгечләр дефициты белән бәйле ачылды. Укучыларның беренче төркеме 16 кешедән тора. Аларны...

    Өйрәтү процессы җайга салынган

    124 санлы Ютазы һөнәри училищесы районда аның тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылган бердәнбер уку йорты булып тора.

    Ютазы авылында 30 елга якын элек Баулы 82 санлы авыл һөнәри-техник училищесы Ютазы зонасы хуҗалыклары ихтыяҗлары өчен белгечләр дефициты белән бәйле ачылды. Укучыларның беренче төркеме 16 кешедән тора. Аларны киң профильле тракторчы-машинист һәм В һәм С категориясендәге машина йөртүчеләр һөнәрләренә өйрәтәләр. Ютазы 124 санлы һөнәри училищесы тарихы яңадан оешкан Ютазы районы тарихы башлану белән бер үк вакытта 1992 елның декабрендә башлана. Шул вакыттан училище төрле һөнәрләр буенча меңнән артык белгеч әзерләп чыгара.

    Училище белән бергә башлангыч адымнарны аның беренче директоры Камил Гали улы Шагалиев ясый. Аз гына соңрак, 1999 елда, коллективны тәҗрибәле җитәкче, галим-агроном Ралит Мәрвән улы Хәйдәров үз канаты астына ала һәм бүген дә бу өлкәдә уңышлы эшли.

    Бүген бу булачак тракторчы-машинистлар, слесарь-ремонтчылар, В һәм С категориясендәге машина йөртүчеләр, эретеп ябыштыручылар, сатучылар, контролер-кассирлар, электромонтерлар, пешекчеләр һәм кондитерлар өчен икенче йортлары. Укыту процессы Ютазы авылында да бара - анда - төп корпус, производство базасы һәм полигон урнашкан, Урыссу бистәсендә училище филиалы бар. Укучылар карамагында - һөнәри техник циклның алты кабинеты, белем бирү циклы бүлмәләре, лабораторияләр, остаханәләр. Производствога өйрәтүне һәм автомобиль йөртүгә укыту өчен училище барлык мөһим техника: комбайннар, тракторлар, автомобильләр, төрле билгеләнештәге авыл хуҗалыгы машиналары һәм башкалар белән тәэмин ителгән. Шулай да, училищеның горурлыгы - ул өйрәтү хуҗалыгы, анда тәрбияләнүчеләр авыл хуҗалыгы культураларын игү серләренә төшенәләр. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, өйрәтү хуҗалыклары басуларында безнең республика өчен сирәк булган алты кырлы югары уңышлы "лакомб" сортлы арпа игелә. Әлеге сорт белән училище гамәлдә районның барлык коллектив хуҗалыкларын тәэмин итә. Елдан-ел өйрәнү басулары күзләрне үзләренең тигезлеге, чисталыгы һәм уңдырышлылыгы белән иркәли. Биредә төрле семинарлар һәм агрономик конференцияләр уздырыла. Сүз уңаенда, монда язгы-кыр эшләрен һәм урып-җыюны нәтиҗәле үткәрү өчен 124 санлы һөнәри училищеда оештырылган яшь механизаторлар отрядының өлеше зур. Ә әлеге отряд белән производствога өйрәтүнең яшь мастеры Р. Тимербаев җитәкчелек итә.

    Менә инде алты ел уку йорты заманча токарь һәм фрезер станокларын файдаланып, "Электросоединитель" заводы өчен бергәләп эшче кадрлар әзерләүне тормышка ашыра. Бу чорда училище стеналарыннан завод цехларына 70кә якын токарь атлап кергән.

    Булачак яшь белгечләр югары квалификацияле, көйле эшләүче педагогик коллектив җитәкчелегендә эшли. Аның составында - укыту-производство эше буенча директор урынбасары М.Г. Вәлиуллин, укытучылар А.А. Закирова, З.Ш. Мусина, производствога өйрәтү мастерлары И.А. Сабуров, Т.И. Вахитова, В.В. Волков, производствога өйрәтү мастерлары Р.М. Тимербаев, М.М. Гаффаров, Г.Г. Галиуллин. Педагоглар да, укучылар да республика һөнәри осталык бәйгеләрендә даими катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар. Тагын 124 санлы һөнәр училищесының спортта ирешкән казанышлары өчен алынган бүләкләре шактый. Физик тәрбия һәм спорт училищеда лаеклы урын биләп тора. Укучылар даими рәвештә чаңгыда узышу һәм җиңел атлетика буенча район ярышларында катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Моннан тыш, биредә гер күтәрү спорты популяр. Ютазы һөнәр училищесы авыр атлетлары дөнья чемпионатларында катнашалар һәм призлы урыннар яулап кайталар. Соңгы берничә елда училище унга якын спорт мастеры һәм егермегә якын беренче разрядлы спортчы әзерли. Спортны үстергәне һәм финанс ярдәме өчен районда училище "2007 ел хәйриячесе" дип табыла.

    Уку йортының һәм аның энергияле җитәкчесенең эше турында "Виват, профтех!" китабында билгеләнеп үтелгән, ә Ралит Мәрвән улының исеме 1940-2010 еллардагы "ТР һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең 250 исеме" исемлегенә кертелгән. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, 2005 елда аңа "РФ башлангыч һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре" исеме бирелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: