Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында шагыйрь Сирин Батыршин иҗатын өйрәнүчеләр җыелды

    Кичә Ютазы урта белем бирү мәктәбе базасында укытучыларның һәм укучыларның Сирин Батыршин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

    Ютазы, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Яңа Чишмә, Спас, Бөгелмә, Башкортстанның Туймазы районы һәм башка торак пунктлардан килгән укытучылар һәм укучылар дүрт секциягә бүленеп эшләде. Аларның иҗат эшенә бәя биргән жюри әгъзалары арасында зыялы кунаклар - Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры Әнвәр Шәрипов, Казан федераль университетының Алабуга институты доценты Гомәр Даутов, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты Дания Сибгәтуллина һәм башкалар бар иде.

    Вакыйга урыннан фоторепортаж

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: