Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазыдан Алсу Закирова III Халыкара олимпиада призлы III урын яулады

    20-23 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада узды.

    Олимпиадада 500 укучы катнашты. Чит илләрдән 25, Россия төбәкләреннән 112, Татарстаннан 363 укучы татар теле һәм әдәбияты буенча үз белемнәрен сынадылар. Олимпиада шартлары буенча укучылар тест биремнәре үтәделәр, " Туган халкым, туган төбәгем һәм мин" темасына видеопрезентация һәм үзләренең иҗади эшләрен якладылар. Әлеге зур чарада Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Габделхакова Регина, Хәйретдинова Динара, Закирова Алсу катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Закирова Алсу призлы III урын яулады. Укучылар Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнде. Укучыларның җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиуллина Л.Г.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: