Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Үз укучыларыбыз белән уртак тел табабыз

    Ютазы гомумбелем бирү мәктәбе оешуга 2 февральдә 75 ел тула. Әлеге истәлекле дата уңаеннан хәбәрчебез Р. Искәндәр мәктәп директоры Ә. Ямалетдинов белән әңгәмә корды.

    - Әнис Әнвәрович, Сезнең карашка район мәктәпләреннән Ютазы мәктәбе кайсы ягы белән аерылып тора һәм шәһәр укытучысы белән чагыштырганда, авыл мөгаллименең үзенчәлеге нидә?
    - Минем уемча, Ютазы мәктәбенең бер үзенчәлеге шунда ки, анда эшләүче укытучыларның 60 проценттан артыгын үз мәктәбебез чыгарылышчылары тәшкил итә. Ә бу кешеләр исә аның күпьеллык гореф-гадәтләрендә тәрбияләнгән, тирән белем алган шәхесләр. Ютазы мәктәбе укытучылары һәм укучылары - ул бердәм фикер йөртүче иҗади коллектив, дип әйтү артык булмас. Ютазы мәктәбе 2007 елдан база мәктәп булып санала. Әлеге еллар эчендә аның матди-техник базасын ныгыту өстендә күп чаралар күрелде. Бистә мәктәпләреннән бер дә калышмыйбыз, тулы кыйммәтле тормыш белән яшибез. Укытучылар балаларга яхшы белем бирәләр, мәгълүмати-квалификацион технологияләрне үз-ләштерәләр, курсларда квалификацияләрен күтәрәләр. Юбилеебызны да без яхшы нәтиҗәләр белән каршы алабыз. Авыл укытучысына килсәк... Ул авыл халкының күз алдындагы кеше. Никадәр күбрәк ул аларның әхлаки таләпләренә туры килә, аның шуның кадәр социаль статусы югарырак була, аңа халык хөрмәт белән карый. Авыл укытучысы - ул авыл хуҗалыгы эшчесе дә. Педагогларның шактые үз йорт-җирләре белән яши, бакча тоталар, мал-туар асрыйлар. Моннан тыш, авыл укытучысы - саланың иҗтимагый тормышында да актив катнашучы.
    - Чыгарылыш укучысының белем дөньясына нәрсәләр керә һәм ул аңа тормышта кирәкме?
    - Мин бу сорауны башкача бирер идем: мәгариф системасының асылы нидә? Җавап: "белүче чыгарылышчы" хәзерләүдә. Әмма бүгенге чор мәгариф системасы белем бирү белән генә чикләнми, аның максаты мәгариф аша җәмгыятьне уңышлы һәм аһәңле итү. Шул сәбәпле мәгариф системасының максаты белемле, социаль җаваплы чыгарылыш укучылары тәрбияләүдә. Бүгенге мәктәпнең мөһим бурычы - ул үз тәрбияләнүчеләрен белем белән генә "коралландыру" түгел, ә җәмгыятькә файдалы, төпле фикер йөртә, эшли һәм яши белә торган шәхес тәрбияләү.
    - Сездә тәртип ничек тора? Мөгаен, арада хулиганнар да бардыр?
    - Мәктәптә 334 укучы, шуларның җидесе Алма-Ата авылында урнашкан филиалда белем ала. Көн саен мәктәпкә дүрт махсус автобуста 13 торак пункттан 79 бала килә. Күргәнегезчә, контингент зур. Жан Лабрюйер болай дигән: "Балалар әдәпсез, назлы, куркак, кызыксынучан, ярсучан, көнче, тыйнаксыз, ялганчы, ялкау, хирыс, җилкуар; алар бик тиз көлә башлыйлар һәм бик тиз күз яшьләренә күмеләләр, вак-төяк сәбәпкә дә әйтеп бетергесез шатланалар яисә кара кайгыга баталар, авыртуга түзә алмыйлар, үзләре үк аңа дучар итәләр, - алар инде кеше". Безнең коллективта әлеге кечкенә кешеләрнең йөрәкләренә ачкыч таба беләләр һәм алар белән бер сулышта булып, яңа үрләрне яулыйлар, дип ышаныч белән әйтә алам. Һәрхәлдә дә, моның шулай булуын укучыларның укуда, спортта һәм җәмәгать эшләрендә яулаган уңышлары дәлилли.
    - Тормыш юлын яңадан башлау мөмкин булып, Ютазы мәктәбенең 75 ел элек булган яшәешенең бер көненә кайтып булса әгәр, ничек уйлыйсыз, балаларга нәрсә ошар, нәрсә ошамас иде?
    - Никадәр вакыт күбрәк, шуның кадәр эш тә күбрәк, дигән Сирил Паркинсон. Ютазы мәктәбенең 75 еллык тарихы эчендә, чыннан да, зур эшләр башкарылган. Әмма бер әйбер үзгәрешсез - ул елларда да, бүген дә мәктәп укыту-тәрбия процессында лидер. Һәр чорның үз плюслары һәм минуслары бар. Хәтердә мәктәпнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итү вакыйгалары яңара: пионер галстугы бәйләп, быргы һәм барабаннар белән сәхнәгә чыккан кече укучыларның: "Взвейтесь кострами, синие ночи..." җырын бөтен зал күтәреп алды. Бу, минемчә, элекке чор, бүгенге көн тәрбияләнүчеләренең еллар белән тупланган һәм ныгыган гореф-гадәтләргә тугрылыгын дәлилләүче матур үрнәк. Бары тик хәтер генә вакыт агымын онытмый. Һәм мәктәптә төрле елларда эшләгән укытучылар, җитәкчеләр, чыгарылышчылар безнең хәтердә.
    - Хәзерге заманда кызлар кыюрак, ә егетләр, киресенчә, физик яктан йомшаграк була бара кебек тоелмыймы? Сездә әхлаки-эстетик тәрбия ничек куелган: өлкән сыйныф укучылары нәниләрне яклыйлармы, егетләр кызларны ишек ачып кертәләрме? Әллә инде бу искелек калдыгымы?
    - Дөресен генә әйткәндә, бүгенге мәктәп өчен төп өстенлек - ул белем бирү, ә калган моментлар - төп мәктәп эшенең "иярченнәре" генә. Әмма безнең мәктәптә әхлаки-эстетик тәрбия югары дәрәҗәдә тора, дип саныйм. Яхшы гадәтләрне үзләштерү - ул тәрбия, дигән сүз. Бүген балаларга акыл сату кирәкми. Мәктәпнең тәрбия планы бу эшчәнлекнең бөтен ягын да үз эченә ала. Бездә чын егетләр бар, өлкәннәр кечеләрне кайгырта, әлбәттә, тәртип бозулар да юк түгел. Шәхес тәрбияләү - ул авыр һәм озакка сузылган хезмәт.
    - Ютазы мәктәбе горурлыгы...
    - Һичшиксез, педагогларыбыз. Кайчан эшләүләренә, нинди вазифа башкаруларына карамастан, без аларны хөрмәт итәбез. Һәм, әлбәттә, укучыларыбыз, чыгарылышчыларыбыз да безгә бик кадерле. Форсаттан файдаланып, безгә һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре, хезмәтебезгә югары бәя биргәннәре өчен район башлыгы Р. Нуриевка, башкарма комитет җитәкчесе А. Подоваловка, социаль мәсьәләләр буенча аның урынбасары Г. Белаловага, мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамовка рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Мәктәп коллективы авыл җирлеге башлыгы Р. Хәкимовага, Ютазы элеваторы директоры Г. Дәүләтшинага, "Вафауллин А.А." КФХ башлыгы А. Вафауллинга, Ютазы районы кулланучылар берлеге рәисе Р. Гайнетдиновка, аның урынбасары И. Вәлиуллинга, үзебезнең чыгарылышчыларыбыз И. Җиһангировка һәм Р. Асылгәрәевка ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Мәктәпнең 75 еллык юбилее уңаеннан коллегаларымны һәм чыгарылыш укучыларын әлеге тарихи көн белән тәбрик итәм, барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, эшләрегездә уңышлар телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: