Район мәдәният йорты артистлары составындагы агитбригада концерт программасы белән "Кәрәкәшле" һәм "Таң" хуҗалыкларында булды.
Традиция буенча урып-җыю кампаниясе барышында район игенчеләрен илһамландыруларын алар алга таба да дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә алар "Таң" ҖЧҖ механик остаханәсендә механизаторлар игътибарына татарча җырлар җырладылар. Ә инде авыл хуҗалыгы производствосы эшчеләре үз эшләрен дәвам итте, моңлы көйләр аларга эшләрен башкарырга комачауламады.