Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Акбаш авылы Сабан туеның күңелле мизгелләре

Акбаш авылында Сабантуй һәрвакыттагыча Димескәй елгасы ярында, табигатьнең иң матур җирендә узды.

Җирлек башлыгы Илгиз Миннеханов акбашлыларны милли бәйрәмебез белән тәбрик итте, "Ютазы таңы" район газетасы мөхәррире Лилия Гәрәева авылдашларын район башлыгы һәм башкарма комитет исеменнән котлады.

Яр Чаллы шәһәренең драма театры артислары алып барган Сабантуй бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. Алар башкарган дәртле җырлар, шаян сүзләр, уйнаткан уеннар авыл халкын,һичшиксез, битараф калдырмады. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда катнашты, бүләкләр алды. Сабантуй батыры булып Руслан Гаффаров калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев