Акбаш һәм Иске Урыссу үзешчәннәре бәйрәм күчтәнәче өләшкән
Март җир йөзенә иң якты бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көнен бүләк иткән ай. Март белән бергә тирә-юньгә яз һәм умырзая исе тарала, кызлар һәм ханымнар иң матур теләкләргә, җылы карашларга төренә.
Акбаш авылының гүзәл затлары да язның беренче бәйрәмендә игътибарның үзәгендә булган. Тик алар үзләре генә котлаулар кабул итеп калмаган, Иске Урыссу авылы халкына да ихлас теләкләрен җиткергән - 4 март кичендә Акбаш авылы үзешчәннәре бәйрәм концерты белән барган. Резидә и Рузилә Газизуллиналар, Ильвина Ихсанова, Дилшод Ризакулов дәртле җырлары белән күңелләргә ялкын салган. Гөлнар Камаева, Нурия Нигъмәтҗәнова, Лилия Мәрдәнова нәфис сүз белән чыккан. "Офык" халык театры артистлары башкарган "Әбиләр", "Ун елдан соң пенсионерлар тормышы", "Шакир һәм Сания", "Ир белән хатын" шаян тамашалар көчле алкышларга күмелгән. Аларны халык күңеленә үтеп керерлек итеп Резидә Газизуллина, Нурия Нигъмәтҗанова, Зөлфия Миңнеханова, Дилшод Ризакулов, Гөлүсә Хаҗиева башкарган. Татар һәм рус биюләре концерт программасының тагын бер бизәге булган.
Икенче көнне Акбаш мәдәният йорты сәхнәсендә Иске Урыссу авылы үзешчән артистлары чыгыш тоткан. Алар үзләренең матур җырлары, ялкынлы биюләре, тормышчан шигырь юллары аша хатын-кызның бөтен гүзәллеген сурәтләгән.
-Киләчәктә дә күрше авыллар белән дустанә мөнәсәбәтебез тагын да ныгыр дип өметләнәбез. Ә бу безгә мәдәни гореф-гадәтләребезне, иҗади сәләтләребезне үстерүдә һәм камилләштерүдә нигез булып торачак, - дип сүзен йомгаклаган Акбаш мәдәният йорты мөдире Резидә Газизуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев