Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр Казан шәһәрендә күргәзмәгә үз эшләрен куйды.
Иске Урыссу һәм Ютазы мәктәбе тәрбияләнүчеләренең эшләре, алар балалар иҗат үзәгендә дә өстәмә шөгыльләнәләр (укытучылары И. Рәфыйков, Р. Гыйззәтуллин) һәм рәссам-дизайнер Д. Ибраһимовның агачтан эшләнгән әйберләре "Казан чинаягы" халыкара күргәзмә-ярминкәсен оештыручылар тарафыннан мактауга лаек булдылар. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнделәр, дип хәбәр итәләр балалар иҗат үзәгендә.