Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкә авылының “Гобәйди” музейлар комплексында реставрация эшләре башланды

    Бәйрәкә авылының "Гобәйди" музейлар комплексында реставрация эшләре башланды.

    Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Дәүләтханова хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Казан реставрация компаниясе таш диварларны штукатуркадан азат итү буенча эшләр белән мәшгуль. Белгечләрнең бурычы - әлеге тарихи кыйммәтле объектны баштагы "кыяфәтенә" максималь якынайту. Болардан тыш, биредә түбәне һәм тәрәзәләрне яңарту планлаштырыла. Шуны искәртәбез, мәдрәсә һәм шәкертләр тулай торагы архитектура һәйкәле булып тора һәм аңа нигез салу датасы - 1812 ел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: