Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкәдә - “Алтын көз”

    Сентябрь аеның бер кичендә Бәйрәкә авылы халкы табигатьнең алтын фасылы - сый-нигъмәтле көзне мактау, аңа мәдхия җырлау өчен бик матур бәйрәмгә җыелды.

    Бакча җимешләреннән әзерләнгән купшы өстәл-күргәзмәләр белән бизәлгән авыл мәдәният йортында бу көнне үзгә бер җылылык, яктылык бөркелеп торды. Бәйрәмгә бик күп итеп җыелып килгән авылдашларын җирлек башлыгы Рамил Фәтхиев сәламләде. Ул төзек ишек алларында чәчәк түтәлләре арасында яшәргә яратучы гаиләләргә мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Менә алар, үзләрен генә түгел, тирә-якны да күзләрне иркәләрдәй матурлыкка күмүче кешеләр - Заһит Латыйпов "Алтын куллы оста", Илгиз Рәшитов - "Иң матур чәчәк түтәле", Тәлгать Гәрәев - "Ишек алдындагы иң яхшы балалар мәйданчыгы", Илнур Абдуллин - "Иң тәртипле ишек алды", Айрат Гыймаев - "Иң яхшы шәхси усадьба", Әлфия Кабутова "Иң яхшы бизәлештәге ишек алды" номинацияләрендә җиңү яулады.
    "АгроМир" җәмгыяте, Бәйрәкә мәктәбе, "Алсу" балалар бакчасы, авыл җирлеге, китапханә һәм мәдәният йорты коллективлары төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән ясалган экспонатлар, дару үләннәре коллекциясе, җәй көннәрендә үстерелгән чәчәкләр тасвирланган фотосурәтләрдән торган күргәзмәләр, әлбәттә, алтын көзнең бөтен матурлыгы, бөтен серлелеген ачып салды. Кешедә никадәр фантазия, күпме юмор хисе... Юк, бәйрәм әлеге гүзәллек белән хозурланып кына узмады. Бәйрәкә авылы халкы үз бакчасында гаять зур булып уңган, кечкенәлеге белән дә дикъкатьне үзенә җәлеп иткән яшелчәләре, гүзәллек мизгеле булып истә калган чәчәкләр һәм табигать материаллары композицияләре, гадәти булмыйча, могҗизага әверелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләре белән бәйгедә катнашты. Һәр хезмәт коллективының уңыш темасын чагылдырган иҗади чыгышы да бәйгенең бер шарты булды. Мәктәп һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең концерт номерлары иң җитди йөзле тамашачыны да елмаерга мәҗбүр итте. Авыл халкының һәр чыгышы көчле алкышлар белән озатылды. Бер генә катнашучы да бүләксез калмады.
    Бәйрәкә авылында "Алтын көз" бәйрәме уздыру инициативасы белән чыккан район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, форсаттан файдаланып, оешуына быел 25 ел тулган әлеге иҗтимагый оешма эшчәнлеген бәян итеп узды.

    Фоторепортаж

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: