Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәкәлеләр бергәләп изгелек кылган

Бәйрәкә авылы мәдәният йортында, Бәйрәкә урта мәктәбе укучылары һәм авыл үзешчәннәре катнашында, "Без бергә" фестиваленә багышланган хәйрия концерты узган.

Чарага әзерлек вакытында укучылар, ата-аналар, авыл халкының йөрәк җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәргә озатылган. Элек-электән игелек кылу зур савап саналган. Кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта, дигән өлкәннәр. Кичә барышында тамашачылар тарафыннан хәйрия тартмасына салынган матди ярдәм дә ятим балаларга язу-сызу кирәк-яраклары булып барып ирешәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Камыр ризыкларыннан, кайнатмалардан сыгылып торган ярминкә өстәле дә бик тиз бушап калган. Бу вакытта сәхнәдә бер-берсен уздырып җырчылар һәм биючеләр, нәфис сүз осталары чыгыш ясаган. Һәр сыйныф фольклор композициясе әзерләгән. Айгөл Латыйпова җитәкчелегендәге "Мир танцев" бию түгәрәгенең "Карамельки", "Грация" төркемнәре, Аяз-Алия дуэты берсеннән-берсе дәртлерәк биюләр белән сәхнә тоткан. Нәфис сүз остасы Лилия Фәтхиева татар, башкорт кызлары биюләре белән тамашачыны әсир иткән. Моңлы тавышлы Сөмбел Ямаева да яңадан-яңа үрләргә ирешер дип ышанабыз. Яшь башкаручыларга илхам өстәп, сәхнә осталары Ләйсән Шиһапова, Азат Гарипов, Алия Сәлахова, Резеда Газизуллина, Гөлназ Фәтхиева һәм Гүзәл Бикчәнтәева да чыгыш ясаган. Гөлнар Садретдинова җитәкләгән "Сихри каләм" түгәрәгенә йөрүче укучылар да үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иткән. Бу хәйрия кичәсендә катнашкан һәр укучының, һәр тамашачының да күңеленә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк һәм миһербанлылык орлыклары салынгандыр дип өмет баглаган чараны оештыручылар үз язмаларын Роберт Миңнуллинның шигырь юллары белән тәмамлаган:

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев