Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәкәлеләр өлкәннәр көненә зур чара әзерләде

Безнең Бәйрәкә авылында 400 пенсия яшендәге өлкәннәр исәпләнә. Башка авыл җирлекләренән аермалы буларак, бездә тулы куәтенэ эшләуче ООО «АгроМир» хуҗалыгы шулай ук балалар бакчасы, Бәйрәкә урта мәктәбе, хастаханә бар.

Алар узләренең өлкәннәрен үз оешмаларында хөрмәтләделәр. Тик заман җилләре безнең авылны да читләтеп үтмәде. Бүген туктаган оешмаларда эшләуче лаеклы ялга чыккан, тормыш жилләре төрле яклардан китергән бүгенге көндә «хуҗалары» булмаган 70 өлкән кеше исәпләнә.
1 нче октябрь көнне Бәйрәкә авыл җирлеге шушы өлкәннәрне мәдәният йортына чакырып хөрмәтләде. Авыл җирлеге башлыгы Фатхиев Рамиль, ветераннар советы Хазиева Альфия тәбрикләвеннэн соң, авыл үзешчәннәре бик матур концерт програмасы белән чыгыш ясадылар. Авылдашлар ветераннарның «Монлы саз» ансамбленең, Мәктәп бию коллективының, ялгыз башкаручыларның чыгышларын бик җылы кабул иттеләр. Безне дә искә алганыгыз өчен зур рәхмәт дип изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев