Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкәлеләр Тукайның туган көнендә

    Кичә Бәйрәкә авылы халкы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итте.

    Моннан 130 ел элек туып, бик кыска гомер яшәүгә карамастан, үлемсез шигырьләре белән халык күңелендә яшәүче язучының иҗат җимешләре белән сәхнәгә олысы һәм кечесе чыкты. Җирле балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре сәхнәләштергән "Гали белән кәҗә", "Бала һәм күбәләк" һәм башка шигырьләр, өлкәннәр башкаруындагы Тукай сүзләренә язылган җырлар, "Кәҗә белән сарык"ның юмор хисе белән заманча эшләнгән варианты һәм башка бик күп күренешләрнең һәрберсе "Безнең күңелләрдә син, Тукай" дип кабатлый кебек тоелды. Менә шундый исем астында бәйрәкәлеләр оештырган кичәнең тагын бер үзгәлеге - ул хәйрия кичәсе булып та күңелләрдә сакланып калачак. Бу көнне авыл халкы авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләрнең берсенә матди ярдәм күрсәтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: