Бәйрәкәнең гүзәл затлары бар яктан да оста
Бәйрәкә авылы мәдәният йортында, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Здоровье» берләшмәсенә йөрүче активист хатын-кызлар, җитәкчеләре Гүзәл Бикчәнтәева белән бергәләп, "Жырлап яшәр чагыбыз" дип исемләнгән ял кичәсе уздырган.
Бәйрәм уен-көлке, жыр-бию белән үрелеп барган. Татар халык җырлары яңгыраган, төрле милләт биюләре башкарылган. Хатын-кызлар пешереп алып килгән татар халык ашларыннан өстәл сыгылып торган. Гүзәл затларбыз бар яктан да: аш суга да, җыр-биюгә дә осталыкларын күрсәтте, дип хәбәр иткән чараны оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев