Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә - гаилә бәйрәме

Узган ялларда Бәйрәкәтамак авылы мәдәният йортында Көрәш-Бүләк һәм Бәйрәкәтамак авыллары халкын берләштергән олы бәйрәм кичәсе үткән.

Бәйрәмдә Көрәш-Бүләк һәм Бәйрәкәтамак авылларында күп еллар гомер кичергән гаиләләр котланган. Көрәш-Бүләктән Люция һәм Алмас Вахитовлар - 50, Хәтирә һәм Шат Ганиевлар - 55, Валентина һәм Борис Совенковлар - 60, Бәйрәкәтамактан Гөлсинә һәм Рәис Мәрданшиннар - 50, Гөлнәзирә һәм Фәрһад Кәримовлар - 50, Венера һәм Фазыл Зәйнуллиннарның 55 еллык гаилә бәйрәмнәре уртак тантанага әверелгән. Бәйрәкәтамак авыл җирлеге җитәкчелеге исеменнән аларны сәркатип Фирузә Нәбиева котлаган һәм истәлекле буләкләр тапшырган. Сәхнәгә күтәрелгән юбилярларның балалары газиз кешеләрен купшы чәчәк бәйләмнәренә күмгән. Авыл үзешчәне Эльмира Гыйниятуллина юбилярларны котлап, аларны «Ак бию»гә чакырган. Яшь чакларын искә төшереп, бәхетле парлар талгын көйгә вальс әйләнгән. Кичә Рәфига Әюпова, Венера һәм Фазыл Зәйнуллиннар, Алия Габдуллина башкарган моңлы җырлар, дәртле биюләр, Фәйрүзә һәм Фирдәүс Мортазиннар сәхнәләштергән шаян скетчлар белән үрелеп барган. Лилия Хәбибуллина һәм Фирдәүс Мортазин башкаруындагы шаян бию тамашачы күңеленә аеруча хуш килгән. Ахырда чәй табыны артыннан урын алган тантана хуҗалары йөзендә балкыган елмаю чаткылары бәйрәмнең күтәренке рухта узу билгесе иде, дип хәбәр иткән Фәридә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев