“Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале була
Азнакай төбәгендә менә биш ел рәттән "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үткәрелә. 4 июльдә Чатыр тау республиканың төрле төбәкләре, Башкортстан, Чувашия республикалары, Самара өлкәсе, Төркия, Кырымнан фольклор коллективларны кабул итәчәк.
Чара 10.00 сәгатьтә башланып китә. 16.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында йомгаклау концертында фольклор коллективлар чыгыш ясый. Биредә татар халкының көнкүрешен чагылдырган утар, кул эшләре күргәзмәләре белән танышырга, милли ашлардан авыз итәргә, истәлеккә Азнакай сувенирларын сатып алырга мөмкин булачак, дип белдерә район газетасы.
//tat.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев