Иске Каразирек авылы мәдәният йортында кулланма сәнгать күргәзмәсе узды.
Бүгенге көндә Туймазы шәһәрендә яшәүче Лия Нуруллина үзенең атлас тасмаларны үреп ясаган гаҗәеп картиналарын авылдаштамашачылары хөкеменә тәкъдим итте. Ә каразирекле Рузинә Сидюкова сәйләннән эшләнмәләр куйган иде. Әлеге эшләр укучыларда һәм авыл халкында кызыксыну уятты. Шуңа күрә мондый эшләнмәләр хәзерләү буенча мастер-класслар үткәрергә карар ителде.