Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Халык җәүһәрләренә кире кайту

    Татарстан Республикасында агымдагы ел ТР Президенты указы нигезендә тарихи-мәдәни мирас елы буларак игълан ителде.

    Безнең районда, шушы ел кысаларында, май аенда фәнни-практик конференция уздыру планлаштырыла. Аның максаты - дәвамчысы мәшһүр композитор София Гобәйдуллина булган билгеле Гобәйдуллиннар династиясе тарихи мирасын барлау һәм аны саклау, яшь буында патриотизм рухы һәм туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү, җәмгыять игътибарын тарихи мирас кыйммәтләренә юнәлтү тора. Әлеге конференциягә әзерлек районда башланды инде. Бу уңайдан хәзерлек буенча район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев рәислегендә оештыру комитеты, чаралар планы расланды.
    Узган җәйдә РФ хәрби-тарихи фәннәр академиясе академигы, профессор, билгеле археолог Альберт Борһанов җитәкчелегендәге фәнни төркем Ютазы районы тарихын, археологик объектларны өйрәнү буенча эш башлап җибәрде. "Ютазы районының тарихи-мәдәни мирасын җентекләп өйрәнү зарур", - дип белдерде Альберт Әхмәтҗан улы. Җыелган материаллар, фәнни публикацияләр җирлекләр, мәктәпләр, музейларга тарихи мирасны саклауда олы ярдәм булачак. Археологик тикшерүләр яз аеннан башлана. Казу эшләре алып бару нәтиҗәсендә табылган әйберләр, борынгы кабер ташларындагы язмалар ничә гасырлык тарихны өйрәнергә булышлык итәчәк. Альберт Борһанов инде күп кенә авылларда булган, табылган предметлар хакында инде материаллар туплый.
    Тарихыбызга күз салыйк. Бәйрәкә авылында "Гобәйдия" мәдрәсәсе XIX гасырның икенче яртысында барлыкка килгән. Аның башлангычында өченче собор мәчете имамы Гобәйдулла хәзрәт торган. Аның юлын уллары Мөкъсин һәм Мәсгут Гобәйдуллиннар лаеклы дәвам иткәннәр. XX гасыр башында әлеге авыл мәдрәсәсе Уфа губерниясендә абруйлы һәм зур уку йорты булып саналган. Бу чорда мәдрәсә комплексына укыту сыйныфларының ике таш һәм бер ярымташ бинасы, ярдәмче биналар һәм хуҗалык төзелешләре, таш мәчет кергән. Рәсми документларда собор мәчетенең төзелеш датасы булып 1708 ел санала. 1897 елда, өченче мәхәллә имамы булып, Мөкъсин Гобәйдуллин әтисен алыштыра. Биш елдан соң, 1902 елда, икенче мулла булып кече энесе Мәсгут Гобәйдуллин билгеләнә.
    Агалы-энеле Гобәйдуллиннар мәдрәсәне җи-тәкләп, шәкертләргә тәрбия, яхшы белем бирү аша, халкыбызның үсеш юлында зур ярдәм күрсәтәләр. Гобәйдуллиннар династиясе, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап, танылалар. Бөтендөнья мәдәнияте тарихына бөек композитор, Мәсгут Гобәйдуллинның оныгы Софья Әсгать кызы Гобәйдуллина якты эз салган.
    Ютазы районында май аенда узачак фәнни-практик конференциягә әзерлек максатыннан Ютазы районындагы борынгы һәй-кәлләрне, Бәйрәкә авылында "Гобәйдия" мәдрәсәсенә нигез салган Гобәйдуллиннар династиясе турындагы истәлекләрне барлау, фәнни җыентык әзерләү һәм башка сораулар буенча эшләр бара. Чарада танылган галимнәр дә катнашыр дип көтелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: