Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иске Каразирек авылы халкы районынң 25-еллык юбилеен уздырганннар

    Узган җомга кичендә Иске Каразирек авылы халкы укытучылар көче белән әзерләнгән "Гомер агышлары" дип аталган тамаша кичәсендә очрашты.

    Концерт программасы районыбызның туган көненә - 25 еллык бәйрәмен исәпкә алып төзелгәнлектән, җыр һәм биюләр белән генә үрелеп бармады, ул үткәнне, хәтер яңартырдай, горурланып сөйләрдәй мәгълүматлар белән дә сугарылган иде. Башкарылган күмәк җырларның патриотик рухта булуы районыбызны ярату һәм хөрмәт итү, аның матур киләчәге хакына тагын да тырышып хезмәт куярга кирәклеге турында сөйләде. Тамаша һәркемдә җылы тәэсир калдырды, чыгышлар көчле алкышларга күмелде, дип хәбәр итте Каразирек мәктәбе укытучысы Гүзәлия Котдусова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: