Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Какылы Күл халкы үз авылларының 110 еллыгын бәйрәм иткән

Узган атнада Какылы Күл халкы үз авылларының 110 еллыгын билгеләп узган.

Аларны бу тантана белән Урыссу авыл җирлеге башлыгы Резеда Мөхәммәтҗанова һәм район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова тәбрик иткән. Авыл халкы, мәдәният йорты җитәкчеләре Фирдәвис һәм Фәйрүзә Мортазиналар оештырган жыр-биюләрдә, кунелле уеннарда катнашып, күңел ачкан. Роза Камаева, Таня Сабирова, Рәсимә Шакирова, Венера Исмагиловалар үзләренең искиткеч чыгышлары белән авылдашларының күңелләрен күтәргәннәр. Ут күршеләребез Баулы районыннан кунакка кайткан әниле-кызлы Гүзәл һәм Ралия бәйрәм чарасын матур итеп алып барганнар. Бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәгән. Венера Мезенцева җитәкчелегендәге районның "Ак калфак" оешмасы, бәйрәмгә чакырылган башка мәдәният йорты хезмәткәрләре дә уен-тамашаларда бик теләп катнашкан. Чара азагында авылдашларын һәм кайткан кунакларны тәмле пылау, тәбикмәк белән сыйланганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев