Какылыкүллеләр үзләренә үзләре бәйрәм ясаган
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә Какылы Күл авылы клубында бәйрәм концерты булган.
Зал тутырып килгән тамашачы төрле биюләр һәм жырлар карап хозурланган. Клуб мөдире Фирдәүс Мортазин, Фәйрүзә Мортазина, Рәсимә Шакирова, Таня Сабирова, Роза Камаева, яшь биючеләр Гүзәлия һәм Рузалия Мортазиналар, баянчылар Дамир һәм Эльвина, кунак кызлары Азалия һәм Гөлназ Маликова үзләренең матур чыгышлары белән күңелләрдә онытылмас тәэсир калдырган. Ике сәгать дәвам иткән концерт карап, рәхәтләнеп ял иттек, дип хәбәр иткән авыл халкы, соңыннан дискотекада күңел ачкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев