Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Каразирек мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме уздырылды

Нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз котлы булсын! Шулай башланган борынгы төркиләрнең милли бәйрәме.

Нәүрүз - көн белән төннең тигезләшкән чорында - 21 мартта үткәрелгән. Бу чара кешеләрне үзара якынайткан, яз җитүгә куаныч, шатлыкны белдергән, табигатьне яратырга һәм сакларга чакырган. Россиядә 2017 елның Экология елы икәнен искә алып, Каразирек мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәм үткәрү йоласына туры китереп, иртәнге якта укучылар сөрән әйтеп йөрде - өйдән-өйгә кереп, боткага ярма җыйды, изге теләкләрен җиткерде. Йорт хуҗалары да балаларга укуларында уңышлар теләде, кайнар коймак белән сыйлады.

Вакытлары һәм хокуклары буенча тарткалашкан Көн белән Төнне тынычландырып, инде эри башлаган Кыш бабай мәйдан уртасына чыкты. Аны күреп, Яз кызы - Нәүрүзбикә дә тамаша кылырга ашыкты: Кыш бабайга төрле уеннар тәкъдим итеп, аны тизрәк озату ягын карады. Укучылар Кыш бабай яклы булса да, Табигать -Яз үзенекен итте: Кыш бабай риза булып, матур теләкләрен җиткереп, урынын Нәүрүзбикәгә бирде. Барыбыз да моның белән килештек. Чөнки Кыш бабай оештырган уеннар, кызыклы биюләр күңелебезне күтәрде, тагы бер елга җитәрлек истәлекләр белән баетты.

Бәйрәм барышында бер-бер артлы уеннар оештырылды. Алып баручылар шигъри юллары аша табигатьне, аның алыштыргысыз байлыкларын - урман-суларны, канатлы дусларыбыз - кошларны сакларга чакырды. Татар халкының җырлы-биюле уеннары да күңелләргә хуш килде. Өч сәгатькә сузылган бәйрәм сизелмичә үтеп тә китте. Ул арада тезелеп торган самавырларда чәй кайнады, кар өстенә ягылган учак өстендәге казанда пешкән карга боткасы телләрне йотарлык иде! Җимлекләргә салырга да өлеш чыкты боткадан.

Иртәдән бирле укучыларны сагалаган Карачкыга да "хушлашыр" вакыт җитте. Учак ялкыны аны юк итте. Ут тирәсендә һәркем эченнән генә үзенә изге теләкләр теләде. Укучыларның язгы яллары шулай башланып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев