Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Казан артисты Мөнир Рахмаев Урал халкын биетте дә, җырлатты да

12 июнь - Россия көнендә Урал авылының киң мәйданы үзенә кыр батырларын, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, сабантуй кунакларын җыйды.

Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев авылдашларын бәйрәм белән тәбрик итеп, аларга исәнлек-саулык, күңелле ял теләде. Ураллыларны халкыбызның милли бәйрәме белән тәбрик итәргә килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев та районыбызда әлеге җирлектә генә ике сабан туе узуын һәм бары тик әлеге җирлектә генә ике хуҗалык дус-тату булып эшләүләрен билгеләп узды.
Ул Набиуллин крестьян-фермер хуҗалыгы агрономы Дәүләтгәрәева Зөлфия һәм хуҗалыкта эретеп ябыштыручы Зыятдинов Ильнурга район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Котлауларны хуҗалык җитәкчесе Ильдус Нәбиуллин дәвам итте.
Ул алдынгы механизаторларга, уңышларга ирешкән терлекчеләргә изге теләкләрен юллады, бүләкләрен тапшырды.
Мәйдан уртасында ярышлар старт алса, сәхнәдә район мәдәният йорты артистлары белән беррәттән, Казан шәһәреннән килгән яшьләрнең яраткан, танылган җырчысы Мөнир Рахмаев бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.
Олысы-кечесе, яше-карты аның белән бергә җырлады, күңел ачты, биеде. Шулай итеп ураллылар районбыз җирлекләрендә узган сабантуйларга йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев