Кече Урыссу авылы халкының Хәтер һәм кайгы көнендә йөрәкләре “Онытмагы!” дип типкән
22 июньне 76 ел дәвамында Советлар Союзы территориясендә яшәгән дәүләт халыклары тирән ачыну белән искә ала. Фашист илбасарлары тарафыннан китерелгән югалтуларның исәбе-хисабы бүгенге көнгәчә билгеле түгел, шуңа күрә без һәм киләчәк буыннар сугыш корбаннары алдында мәңгегә бурычлы.
Ташкичү авылы җирлеге составына кергән Кече Урыссу, Ташкичү, Хөррият, Биектау, Баланлы, Чик-Бүләк авылларыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә төзелгән һәйкәл җирлекнең үзәге булган Кече Урыссу авылында урнаштырылган. 21 июньдә 21 сәгатьтә авыл яшьләре "Хәтер" акциясенә җыйналды. Янган шәмнәр тотып, һәйкәл янында сугышта башларын салган бабайларны искә алып, патриотик рухтагы шигырьләр укылды. Икенче көнне, Хәтер көне уңаеннан оештырылган митингка авылның киләчәге: балалар, авыл халкы җыелды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Валеев, башлангыч ветераннар советы җитәкчесе Гөлсинә Шакирҗанова чыгыш ясады. Тыл ветераны Мирафәгать абый Шакиров сабыйларның аның тирәсенә тупланып фотосурәткә төшүенә сөенеп, "Эх, кайда икән минем дә шундый яшь чагым", - дип уфтанып та алды. Сугыш тематикасына багышланган җырлар яңгырады. Киләчәк буынга тормышның кадерен белеп, шатлык-сөенечтә яшәргә язсын дигән теләкләр яңгырады.
Вакыйга урыныннан фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев