Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Урыссу авылында - бәби туе

Әлли- бәлли итәр бу, Йокыларга китәр бу, Бәү-бәү итеп, күз йомып, Изрәп кенә китәр бу.

Әнә шундый назлы, моңлы бишек җыры белән башланып китте борынгы гореф-гадәтләребезне торгызу һәм искә алу максатында Кече Урыссу авылы мәдәният йортында уздырылган "Бәби туе" чарасы.

Бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук башланды, сценарий өчен йөзләгән чыганаклар актаралды, татар халык иҗаты китапларына мәҗәгать итеп эзләнү эшләре алып барылды. Авыл буйлап бишекләр, бала биләүсәләре, чигү үрнәкләре, тарихи истәлекләр җыелды, милли ризыкларыбыз пешерелде, күргәзмәләр оештырылды. Көн саен уздырылган репетицияләр үз нәтиҗәсен бирми калмады - мәдәни чара гөрләп узды. Авылыбызның имам-хатибы Камил хәзрәт Абдуллин ярдәме, киңәшләре аеруча саллы булды - йоланы башыннан алып ахырына кадәр менә дигән итеп башкарып чыкты. Авыл үзешчәннәренең, "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның чыгышы нур өстенә нур булды. Бәйрәм чарасын карарга район мәдәният бүлеге җитәкчелеге, мәдәният йорты директорлары, сәнгать җитәкчеләре дә килде. Бәйрәкәтамак авылында эшләүче хезмәттәшләребез буш кул белән килмәгән булып чыкты. Алар бәби күчтәнәче бүләк итте. Кичәбезнең тамашачы күңеленә хуш килүе дә- безнең өчен югары бәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев