Кечеурыссулылар борнгы гадәтләрне онытмый
Нәүрүз көннәрендә (ул атна - ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп" йөрү гадәте булган.
Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8-10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан - йортка кереп, "Нәүрүз такмагы"н укып, яки яттан әйтеп, йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Бу күркәм гадәт безнең авылда хәзер дә дәвам итә. 16 март көнне Кече Урыссу мәктәбе укучылары авыл урамнарында йөреп, бәйрәмгә күчтәнәчләр җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев