Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кәрәкәшле авылының “Шатлык” агитбригадасы күңелле программасы белән савымчылар янына юл тотты

    18 нче август Кәрәкәшле авылының "Шатлык" агитбригадасы, күңелле программасы белән, савымчылар янына юл тотты. Сыер савучылар арасында, Ютазы районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан "Минем туган төбәгем" дип исемләнгән викторина үткәрелде.

    Алдынгы савымчы - Хамитова Энҗе һәм башка терлекчеләргә дә эшләрендә уңышлар теләп, рәхмәт сүзләре әйтелде. "Эштән соң әзрәк ял да кирәк инде" - диеп, савымчыларыбыз бик теләп уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар. Иң өлгерләргә буләкләр тапшырылды. Очрашу азагында барысы да, Россия флагы көне уңаеннан үтәчәк, тематик дискотекага чакырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: