Кәрәкәшле китапханәсендә Нәби Дәүлинең тууына 105 ел тулу уңаеннан чара үткәргәннәр
Кәрәкәшле авылы китапханәсендә мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар белән Нәби Дәүли тууына 105 ел тулу уңаеннан "Мин багана булып торыр идем, күкрәк куеп утлы үлемгә" дип аталган чара үтте.
Ул мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уздырылды. Анда укучыларга танылган язучының иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләдек, "Мин песнәгемне сагынам" дигән хикәясе буенча эшләдек, дип хәбәр итте Кәрәкәшле авылы китапханәсе китапханәчесе Ирина Әхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев