Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кәрәкәшле мәктәбе укучыларында - мәдәни көндәлек

    Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылган.

    Чарада мәктәп укучылары һәм укытучылары, ата-аналар, музей һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты. Музей директоры Гөлнара Хәмидуллина әлеге көндәлекләрнең мәдәни яктан үсеш өчен этәргеч булуын ассысызыклады. Ул, Россия Федерациясендә Кино елы уңаеннан, авылдашыбыз, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Күчтәнәч" тапшыруының "дәү әти"се Зәйтүн Яркәев хакында, Болгар һәм Зөя музей тыюлыклары турында презентация тәкъдим итте. Авыл китапханәсе җитәкчесе Ирина Әхмәтова, балаларны яңа, кызыклы китаплар белән таныштырып, аларга китапханәнең даими укучылары булырсыз, дигән ышанычын белдерде. Мәктәп директоры Зөлфия Шәрәфиева укучыларга шулай ук изге теләкләрен юллады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: