Кәрәкәшле музее: тарихның ачы сәхифәсе
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда сугышчы интернационалистларга багышланган "Тарихның ачы сәхифәсе" дип аталган кичә узган.
Мәктәп укучылары 1980 елларда Әфганстандагы канлы бәрелешләрдә катнашкан авылдашларыбыз, яуда һәлак булган райондашларыбыз турында мәгълүмат алды. Туган мәктәбебезне тәмамлаган якташыбыз хәрби очучы Миргазиян Ширияздановның һәм Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән авылдашыбыз Фәрит Фәттаховның музей архивындагы шәхси әйберләре балаларда зур кызыксыну уятты. Тарихның шушы ачы сәхифәсен яктырткан видеоматериаллар сугышның йөрәкләрне телгәләрлек куркыныч, ә тынычлыкның иң зур бәхет икәнлеген тагын бер тапкыр исбатлады, дип язган музей директоры Гөлнара Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев