Кәрәкәшле музенда “Татарстанда Музейлар язы” акциясе дәвам итә
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда "Татарстанда Музейлар язы - 2017" республика акциясе үз эшен дәвам итә.
24 апрельдә, республикада игълан ителгән Экология елы уңаеннан, Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына күрсәтмә лекция уздырылган. Балаларга авылның чишмә һәм елгалары, инеш һәм күлләре, урман һәм кырлары атамалары, аларның килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде, музей архивында сакланучы авыл картасы тәкъдим ителде, дип хәбәр итә музей директоры Гөлнара Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев