Көрәшбүләклеләр бергәләп күңел ачкан
Көрәш-Бүләк авылы клубында 4 март кичендә "Һәрвакыт булсын әни!" исемле бәйрәм концерты узган.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне - иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Шушы матур көнгә тагын да ямь өстик диеп авыл үзешчәннәре гүзәл затларыбыз хөрмәтенә концерт кичәсе оештырган. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева барлык гүзәл затларыбызны һәм тамашачыларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде, дип хәбәр итә клуб мөдире Фәридә Гайфуллина.
Әлфинә Гарипова, Гүзәл Вазиева, Ильяс Латыйпов, Люзия Садриева башкарган моңлы җырлар күңелләргә үтеп кергән. Ильмира Гыйниятуллина "Ак бию" җырын башкарганда, залда утыручылар аңа кушылып вальс әйләнгән. Ландыш Нуруллина башкаруындагы "Эшләпә", Гүзәл Гайфуллина биегән "Су юлы", Раилә һәм Раил Гариповлар башкаруындагы "Күңелле балачак" биюләре нур өстенә нур булган. "Өйләнәм!", "Әби һәм оныклар" скетчлары халык күңеленә аеруча хуш килгән һәм көчле алкышларга күмелгән. Бәйрәм күтәренке рухта һәм бик күңелле үтте, дип сүзен йомгаклаган Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев