Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Матурлыкка олысы, кечесе мөкиббән

    Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район мәдәният йортында "Урыссу чибәре-2012" бәйгесе узды.

    Бар җиһан кышкы озын йокыдан уянып, иңкүлекләрдәге карлар юкарып, табигатькә яңа бизәкләр өстәгән язның бер иртәсенә гүзәл затларыбызның бәйрәме туры килүе юкка түгелдер. Кешелек дөньясын яшәтеп, буыннар белән буыннарны тоташтырып гомер бүләк итүче хатын-кызларыбызга район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев ихлас теләкләрен җиткерде. "Безнең кызларыбыз иң матурлары, иң уңганнары. Сезнең елмаюдан тормыш нурга күмелә. Кадерле хатын-кызларыбыз, сез районыбызның төп байлыгы. Без, ир-егетләр, сезнең мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, гаилә учагын сүндермичә, аның һәр әгъзасын кайгыртып яшәгәнегез өчен гомер буе рәхмәтлебез", - диде ул сәламләү сүзендә. Рөстәм Мидхәт улы, сөйкемле хәләл җефет һәм ана булудан тыш, сәләтле һәм булдыклы хатын-кызларыбызга - педагогларның һөнәри осталыгына багышланган бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Урыссуның 3 санлы мәктәп укытучысы Елена Колобова, "Нечкәбил" республика бәйгесе дипломанты "Йолдызчык" балалар бакчасы мөдире Наталья Майорова, "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" район бәйгесенең "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә җиңүче "Урыссу ГРЭСы" ЯАҖ производство-техник бүлегенең исәп-хисап һәм режимнар буенча инженеры Алинә Фаздалова, "Өченче буын героинясы" номинациясе җиңүчесе педагогик хезмәт ветераны Валентина Новикова, "Хатын-кыз - сыйныф житәкчесе" номинациясендә җи-ңүче Ютазы урта мәктәбе укытучысы Севара Лукашина, "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык" номинациясе җиңүчесе Балалар иҗаты үзәге педагогы Альбина Әхмәдишина, региональ, республика, халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр тәрбияләгән өчен балалар музыка мәктәбе педагоглары Лилия Багиева һәм Оксана Җәләевага кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
    Кичәнең, ниһаять, кульминацион чоры җитте. "Урыссу чибәре-2012" бәйгесендә катнашучылар - Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатыннан берьюлы ике чибәркәй Айгөл Фәрукшина һәм Зөлфия Сираҗетдинова, "Электросоединитель" заводыннан Анастасия Михайлова, Мәгълүмати-методик үзәктән Лилия Гәрәева, мәктәп-интернаттан Ирина Абрамова (сурәттә), Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Айгөл Идрисова сәхнәгә чакырылдылар. Кызларга биш төрле бәйгедә - "Визитка", "Аралашу сәнгате", "Милли колорит", "Эстрада йолдызы", "Дефиле" бәйгеләрендә үз-үзләре белән таныштыру, сөйләм, аш-суга, җыр-моңга, буй-сынга осталыкларын, тапкырлыкларын, нәзакәтлелекләрен күрсәтергә туры килде. Аларның һәрберсенең чыгышы турында тәфсилләп сөйләсәк, гәрчә моңа лаек булсалар да, гәҗит бите җитмәс. Шулай да кайбер моментларга тукталмый мөмкин түгел. Кызларның чибәрлегенә, зифа буйлыгына тел-теш тидерерлек түгел. Өстәвенә, сәхнәгә беренче булып чыккан Айгөл Фәрукшинаның татарча да, русча да оста сөйләвенә, мөгаен, күпләр игътибар иткәндер. Анастасия Михайлова үзенең һәрбер чыгышын чуаш милләте гореф-гадәтләренә багышлады. Озын кара толымлы, ак йөзле Зөлфия Сираҗетдинованың һәр хәрәкәтендә чын татар кызларына хас тыйнаклык чагылды. Лилия Гәрәева интонацияле сөйләме белән тамашачыны үзенә җәлеп итте. Шәхсән теккән күлмәк-ләреннән сәхнә тоткан Ирина Абрамова үз чыгышлары аша рус милләте традицияләренә мәдхия җырлады. Айгөл Идрисова да көндәшләреннән калышмады. Кызларның күпчелегенә ярдәмгә хуплау төркемнәре килде. Инде онытылып барган кичке уен күренешен күрсәткән Айгөлнең хуплау төркемен тәшкил иткән укытучы апалары белән бергә чыгыш ясаган өлкән сыйныф укучыларына аларның егетләре ролен үтәргә туры килде хәтта. Такмакларны "артык сузып" җибәргән үсмерләр чыгышы тамашачыларда кәеф күтәренкелеге тудырса да, мәктәпләрдә ир-егет укытучыларның аз булуы менә нәрсәгә китерә.
    Бәйге белән бәйге арасында ир-егетләрдән торган жюри фикерләшкәндә, тамашачыларның, җанатарларның, сүз уңаенда, залда алма төшәр урын юк иде, күңелен район мәдәният йорты артистлары, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбленең кечкенә йолдызчыклары күрде. Ниһаять, кызларыбыз үзләренең зифа буй-сыннарын күрсәтеп, кичке күлмәкләрдән сәхнәгә чыгып, ир-егетләрнең йөрәкләренә ут салганнан соң, сүз жюри рәисе В. Мальцевка бирелде. Владимир Иванович: "Мондый гүзәллектән башларым әйләнә. жюри әгъзасы булырга ризалык биргәнемә үкенеп тә куйдым", - дип, уенын-чынын бергә кушып, юкка гына әйтмәде. Кызлар, чыннан да, гүзәлләр, сөйкемлеләр, аларның һәрберсенең бик үзенчәлекле, күркәм сыйфатлары бар иде. Шулай итеп, А. Фәрукшина - "Урыссуның нәзакәтлелек туташы", А. Михайлова - "Тамашачы мәхәб-бәтен яулаган туташ", Л. Гәрәева - "Милли колорит туташы", З. Сираҗетдинова - "Урыссу өмете", А. Идрисова "Урыссу вице-чибәре" исемнәренә лаек булдылар. Ниһаять, кайнар алкышлар астында бәйге җиңүчесе игълан ителде. "Урыссу чибәре-2012" исеме И. Абрамовага бирелде. Урыссуның иң гүзәл хатын-кызы башына таҗ кидертелде. Бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә чараның төп иганәчесе шәхси эшкуар Т. Кутушева ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырылды. Кызлар чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Әпсәләм комбинаты генераль директоры И. Сафин үз кызларына тапшырган роза гөлләре генә ни торды! "Электросоединитель" заводы генераль директоры Р. Нәбиуллин да залдагы барлык хатын-кызларга изге теләкләрен юллады. Бәйрәм кичәсе көчле алкышлар белән тәмамланды. Әлеге алкышлар катнашучыларга гына түгел, әлеге бәйге-кичәне оештыручыларга да "рәхмәт" сүзе булып барып иреште.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: