Республика буйлап тагын "Балкыш" фестивале атлый. Ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестиваленең район этабы район мәдәният йортында 14 мартта узачак.
Фестивальдә пенсия яшендәге үзешчән башкаручылар катнаша ала . Чара сайлап алу һәм зональ этапларда үткәреләчәк. Конкурс сайлап алуында түбәндәге номинацияләр булачак: аерым җырлау, вокаль ансамбль, вокаль-инстументаль ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия, хореография. Сайлап алу этапларында катнашучыларга грамоталар, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Бәйге нәтиҗәләре буенча фестиваль гала-концертының ахыргы этабы Казан шәһәрендә үтәчәк. Җиңүчеләргә республика фестивале лауреатлары дипломнары һәм бүләкләр тапшырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз